news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти дин әһелләре форумында катнашучыларга «Ислам нуры» күргәзмәсен тәкъдим итте

Күргәзмәгә килүчеләр хәләл продукция сатып алу мөмкинлегенә ия иде.

Мөфти дин әһелләре форумында катнашучыларга «Ислам нуры» күргәзмәсен тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы ачылышыннан соң, чарада катнашучыларга «Ислам нуры» дигән мөселман күргәзмәсен тәкъдим итте.

«2017-2021 елларда татар телендә 161, рус телендә 173 фәтва чыгарылды. „Алты бармак“ китабын татарчадан русчага күчердек. Бер кулда биш бармак булса, бу китап - алтынчы бармак сыман, һәр татар йортында булган. Мәчет каршындагы курсларда 15 мең кеше белем ала, аларда 1,5 мең остаз укыта», — диде ул күргәзмәдә.

Ислам Нуры күргәзмәсенең төп максаты — милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, ислам динендәге халыкларның мәдәниятен үстерү.

Күргәзмәгә килүчеләр мөселман мәдәнияте белән танышты, шулай ук биредә зәркән бизәнү әйберләре, мөселман парфюмериясе һәм кирәк-яраклары, хәләл продукция, милли киемнәр сатып алу мөмкинлеге бар иде.

Бүген Казанда «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланды. Анда Россиянең 72 төбәгеннән 1,2 кеше катнаша.



Галерея: «Милли тормыш һәм дин» форумы ачылышыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100