news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти Чемпионат вактытында мөселман җанатарларга барлык шартлар да тудырылуын белдерде

"Мәчетләребезнең барысы да ачык, без аларга бик шат", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти Чемпионат вактытында мөселман җанатарларга барлык шартлар да тудырылуын белдерде
Рамиль Гали
(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында мөселман җанатарлар өчен Татарстан мәчетләрендә барлык шартлар да тудырылган. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар өчен оештырылган ифтар вакытында шулай дип белдерде.
 
"Хәтерләсәгез, Универсиада вактында безнең бөтен мәчетләребез дә ачык иде. Хәзер студентлар, спортчылар бик күп килә. Мәчетләргә йөрүчеләрнең яртысы чит ил кешеләре. Мәчетләребезнең барысы да ачык, без аларга бик шат", - диде мөфти. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot