news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти белән вице-премьер Ислам кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек турында сөйләште

Мөфти Гайнетдин кунакка юбилей елының гыйнвар аенда узган беренче чаралары һәм 2022 елда узачак зур тантаналарга әзерлек барышы турында сөйләде.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә мөфти шәех Равил Гайнетдин Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, 2022 елда Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин белән очрашты.

Очрашуда Идел буе Болгар дәүләтендә яшәгән халыкларның Ислам динен рәсми кабул итүләренә 1100 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары үткәрү турында фикер алышканнар. Бу хакта Россия Мөфтиләре Шурасы хәбәр итә.

Әлеге чаралар Оештыру комитетына йөкләнгән, диелә Россия Мөфтиләре Шурасының матбугат хезмәте хәбәрендә. Россия мөселманнарының рухи лидеры Мәскәүнең тарихи мәчетен реконструкцияләү, таш салу, Түбән Новгородтагы ярминкә мәчетен торгызу һәм башка мәсьәләләрне игътибар үзәгендә тота.

Мөфти Гайнетдин кунакка юбилей елының гыйнвар аенда узган беренче чаралары һәм 2022 елда узачак зур тантаналарга әзерлек барышы турында сөйләде.

Моннан тыш, Россия мөселманнарының  Диния нәзарәте башлыгы Россия Хөкүмәте вице-премьерына 21 февральдә узган Россия Диния нәзарәте пленумы утырышының нәтиҗәләре, Донбасстан күченеп кайтучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүгә кагылышлы кабул ителгән карарлар һәм бу юнәлештә беренче эшлекле адымнар турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100