news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти Балтач мөхтәсибәтенә сәфәр кыла

Сәфәр Балтач районының Бөрбаш авылындагы пансионатны караудан башланган.

(Казан, 2 март, "Татар-информ") Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә сәфәр кыла. Мөфтине Балтач имам-мөхтәсибе , баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев каршы алды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат үзәге.

Сәфәр Балтач районының Бөрбаш авылындагы пансионатны караудан башланган. Бүгенге көндә 40 кешегә исәпләнгән пансионатны реконструкцияләү бара. Әлеге пансионат азкеремле гаиләләрдәге мәктәп яшендәге малайларны тәрбияләү максатыннан төзелә. Проект пансионатта бушлай яшәтүне, ашатуны һәм белем алуда ярдәм итүне күз алдында тота.

Мөфти белән бергә Балтачка аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Совет районы мөхтәсибе, казый Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәфәр кыла. Хәзрәтләрнең үзәк мәчеттә имамнар җыелышында катнашулары көтелә. Балтачта имамнар җыелышы һәр айның пәнҗешәмбе көнендә авыл хәзрәтләре, мөгаллим һәм мөгаллимәләр катнашында семинар итеп уздырыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot