news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Бакуда ислам бергәлеге конференциясендә катнашты

Бакудагы әлеге конференция Азербайҗанда игълан ителгән Ислам бергәлеге елына багышланган чаралар циклын йомгаклау булып тора.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бакуда “Ислам бергәлеге елы-2017: диннәр һәм мәдәниятләр арасында диалог” дип исемләнгән халыкара конференция эшендә катнашты. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциягә дөньяның 40 иленнән танылган дәүләт, дин һәм фән әһелләре, 8 халыкара оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре, төрле илләрнең дәүләт башлыкларының махсус вәкилләре, дини конфессия җитәкчеләре, хакимият, парламент һәм җәмәгатьчелек әгъзалары, дипломатик корпус вәкилләре килде. Россия делегациясе составында – Россиянең башка төбәк мөфтиләре, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Карачаево-Черкесия, Чечня, Башкортстан һ.б., шулай ук “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов.

Конференцияне Азербайҗан Президенты Илһам Алиев ачты. Конференция кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин дөньяның төрле илләрендә мөселман бергәлеген ныгыту темасына чыгыш ясады.

Бакудагы әлеге конференция Азербайҗанда игълан ителгән Ислам бергәлеге елына багышланган чаралар циклын йомгаклау булып тора. Шул исемдәге фәнни форумнар Иранда һәм Төркиядә узды. Шуларның берсендә Камил хәзрәт хәзерге геосәяси шартларда ислам бергәлегенең әһәмияте турында сөйләде һәм экстремизмга, хаклыкка туры килмәгән дингә каршы көрәштә һәм исламның чәчәк атуы өчен дөньяның барлык мөселманнарын берләшергә чакырды. “Ислам ул – кешеләрне гуманлыкка, тынычлыкка һәм иминлеккә чакыра торган дин”, – дип ассызыклый ул һәрбер конференциядә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100