news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти: Бүгенге вакыйга - Мәскәүдә татарча китапны тәкъдим итүнең беренче очрагы

Камил Сәмигуллин сүзләренчә, моңарчы Мәскәүдә татарча китап беркайчан да тәкъдим ителмәгән.

Мөфти: Бүгенге вакыйга - Мәскәүдә татарча китапны тәкъдим итүнең беренче очрагы
Султан Исхаков/архив

(Мәскәү, 17 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемәсе басмасын Мәскәүдә тәкъдим итүне тарихи вакыйга дип атады. Аның сүзләренчә, моңарчы Мәскәүдә татар китабы тәкъдим ителмәгән. Бу - беренче очрак.

"Без интернетта да эзләп карадык, андый очракны бүтән тапмадык", - диде мөфти.

Камил Сәмигуллин Коръән мәгънәләренең татарчасын Мәскәүдә тәкъдим итүнең әһәмияткә ия булуын әйтте. "Мәскәү - безнең башкалабыз", - дип аңлатты ул.

Татарстан мөфтие шундый ук басманың рус телендә дә әзерләнүен әйтте. Русча басма алданрак әзер булса да, беренче итеп татарча китапны тәкъдим итәргә уйлаганнар. "Без Татарстан Диния нәзарәте, татар теле безнең өчен бик мөһим", - диде ул.

Коръән мәгънәләренең татар теленә  тәрҗемәсе – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегендә дин әһелләре һәм татар җәмәгать эшлеклеләре катнашында тәкъдим ителде. 760 битле басма "Хозур" нәшриятында 1000 данәдә басылып чыккан.

Фундаменталь хезмәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда  игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100