Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфти Альбир Крганов Саматов исемендәге премия белән бүләкләнде
Казанда V Саматов укулары узды
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Фәрит Шаһидуллин). Россия ислам институтында V Саматов укулары узды. Конференция ХХ гасыр азагы - ХХI гасыр башы күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматовка багышланды.
Татарстанның беренче казые, Мәрҗани мәчете имамы, дин галиме Габделхак Саматовның мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырылган әлеге укулар 2010 елдан бирле елда үткәрелеп килә. Габделхак хәзрәт исә революциягә кадәрге татар дини мирасын дәвам итүче, ислам диненә багышланган күп китаплар авторы булып тора.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе хәбәр иткәнчә, Г. Саматовның тормыш юлы мәхәллә кешеләре өчен үрнәк булды.
Фәнни-гамәли конференциягә Мәскәү, Россия Үзәк төбәге һәм Чуашстан мөфтиләре Альбир Крганов һәм Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Габделхак Саматовның улы Таһир Саматов килде. Габделхак хәзрәтнең икенче дәвамчысы – Когалым шәһәре имам-мөхтәсибе Хәлил Саматов та бар иде.
Конференциядә традиция буенча Саматов исемендәге “Рухи мирас – Духовное наследие” премиясе тапшырыла. Аңа Татарстанның беренче казыеның иң яхшы укучыларының берсе мөфти Альбир Крганов лаек булды.
Чара намаз белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз