Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәдрәсә шәкертләре арасында вәгазь сөйләү буенча ярыш узды
Әлеге чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты.
(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә шәкертләр арасында вәгазь конкурсы узды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттахов жюри буларак катнашучыларны бәяләделәр.
Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм уку йортының уку-укыту эшләре буенча мөдир урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиев уку барышында татар телендә күркәм рәвештә сөйли белү сәләтен үстерүгә зур әһәмият бирелүен искәрттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, иң оста вәгазьче буларак беренче курс шәкерте Илдар Ибраһимов танылды. “Иң сәнгатьле вәгазь сөйләүче” номинациясендә Илназ Мөхәммәтҗанов, Камил Мостафин билгеләнде. “Вәгазьне иң тырышып сөйләүче” номинациясендә Гайрат Гарифҗанов җиңде. Өлкән курс шәкерте Рушан Әхмәтҗанов үзен шулай ук яхшы вәгазьче буларак танытты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз