news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдрәсәләрдә укытучы һәм мәчетләрдә башлангыч дини белем бирүче мөгаллимнәр өчен квалификация күтәрү курслары уздырыла

Россия ислам мәгарифе советының киңәйтелгән утырышы була

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). 23-24 сентябрьдә "Казан" милли мәдәният үзәгендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә, мәдрәсәләрдә укытучы һәм мәчетләрдә башлангыч дини белем бирүче мөгаллимнәр өчен квалификация күтәрү курсларын оештыра. “Ислам мәгарифен камилләштерү ысуллары” дип аталган укуларда 300гә якын мөгаллим катнаша.

24 сентябрьдә Казанда Россия ислам мәгарифе советының чираттагы киңәйтелгән утырышы үткәреләчәк. Әлеге совет Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкчелегендә эшли. Җыелышта совет әгъзалары һәм мөселман уку йортлары вәкилләре катнашачак. Дини мәгариф өлкәсе вәкилләре ислам белгечләрен әзерләү, урта һөнәри дини белем бирү буенча стандарт программаларны эшләү һәм гамәлгә ашыру хакында сөйләшер дип көтелә, диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтындагы хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100