news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдияр Хаҗиев: Татар халкын күргәзмәләргә йөрергә, рәсем сәнгатен аңларга өйрәтергә кирәк

Һәр татар төбәгендә рәсем галереяләре оештырырга кирәк, ди рәссам.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Һәрбер татар төбәгендә рәсем галереясе оештырырга кирәк. Галерея аркылы балалар рәсем сәнгатен аңларга өйрәнер иде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның халык рәссамы, Б.Урманче премиясе лауреаты Мәдияр Хаҗиев әйтте.

“Татарны күргәзмәләргә йөрергә, рәсем сәнгатен аңларга өйрәтергә кирәк, - ди Г.Тукай премиясенә кандидат Мәдияр Хаҗиев. - Район үзәкләрендә галерея оештырсак, халык анда йөрер иде, балаларга кечкенәдән рәсем сәнгатен өйрәнү мөмкинлеге булыр иде. Күптән түгел генә яшь рәссам Ленар Әхмәтов Пермь өлкәсендә галерея оештырды. Лысьвенский районда өч татар авылы бер җирдәрәк таулар арасына урнашкан. Авылдагылар чеп-чи татарча сөйләшә, телләрен югалтмаганнар. Лысьва шәһәрендә дә күргәзмә ясадык. Заманында Лысьвада Хәсән Туфан сөргенлектә булган. Биредә ул татар мәктәбе ачкан, анда шагыйрь хөрмәтенә музей да эшли. Безнең күргәзмә белән кызыксынучы булмады, авыл халкы концерт тыңларга көтеп утырды. Без рәссамнар картиналарыбыз турында бәйнә-бәйнә сөйләдек, әмма концертка сусаган халык, без берни аңламадык, ди. Шуннан соң авылларының күренешләрен ясап, йортларын, кешеләрен киндергә төшереп чыктык та, клубтагы бер бүлмәдә күргәзмә ачтык. Икенче елны тагын 30 картина ясап бүләк иттек. Менә шуннан соң авыл агай-апалары рәсемнәрне карый башлады, таныш йөзләр, таныш табигать аша картиналарны яраттылар. Хәзер инде күрше авыл, районнардан да шушы галереягә киләләр. Халыкны тәрбияләргә генә кирәк”.

Мәдияр Хаҗиев 20 дән артык шәхси күргәзмә оештырган рәссам. Аның “Татар хатын-кызлары” дип аталган картиналар сериясе быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100