news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдинәнең татар эмигрантлары - мөфтидә кунакта

Алар Казанга Бөтендөнья татар конгрессы съездында катнашу өчен килделәр.

(Казан, 4 август, “Татар-информ”). Бүген Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетендә Мәдинәдән килгән кунаклар - татар эмигрантлары белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат сайты.

Әл-Казанлылар чыгышлары белән - Норлат районының Кизләү авылыннан. Үткән гасыр башында аларның бабалары Әхмәт, туган якларын ташлап, Мәдинә шәһәренә килеп урнаша. Бүген анда аның оныклары һәм оныкчыклары яши. Мөхәммәд әл-Казанлы - шуларның берсе.

Әл-Казанлылар Казанга Бөтендөнья татар конгрессы съездында катнашу өчен килделәр. Мөфти хәзрәт Мөхәммәд әл-Казанлыны, аның улын һәм туганнан туган энесен Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштырды, Галиев мәчете һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең тарихы турында сөйләде.

Бу - Камил хәзрәт һәм әл-Казанлыларның беренче очрашуы түгел. 2016 елда мөфти Хаҗ вакытында Мәдинәдә әлеге нәсел вәкилләре белән күрешкән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot