Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәдинә Маликованың ике романны үз эченә алган «Кызыл гөл» дигән яңа китабы дөнья күрде
Мәдинә Маликованың ике романны үз эченә алган «Кызыл гөл» дигән яңа китабы дөнья күрде
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Татарстан китап нәшриятында танылган язучы Мәдинә Маликованың «Кызыл гөл» дигән китабы басылып чыкты. Әлеге китапка аның соңгы елларда иҗат ителгән шул исемдәге романы һәм яңа вариантта эшләнгән «Фидая» әсәре кертелгән.
Нәшриятның баш редакция мөхәррире Наилә Зыятдинова әйтүенчә, Мәдинә Маликованың китаплары кибетләрдә тиз арада сатылып бетә. Бүгенге заман өчен шактый зур тираж белән – 7 мең данәдә дөнья күргән әлеге китапның да язмышы нәкъ шундый булачагында шик юк, диде ул.
Һәр ике роман да сурәтләү чараларына бай, мавыктыргыч тел белән иҗат ителгән. Аларда мәхәббәт белән нәфрәт, яхшылык белән яманлык арасындагы көрәш, аның тирән җәрәхәт ясап, кешеләр йөрәге аша үтүе ышандырырлык детальләр кулланып тасвирлана, укучыны өермәдәй үзенә бөтереп алып кереп китә.
Мәдинә Маликова күпсанлы хикәяләр, «Казан каласы – таш кала», «Адашканга юл кайда?», «Янар таулар яктысында», «Алтын ятьмә», «Мендем биек тауларга», «Югалган якутлар», «Чәчкә балы» кебек повестьлар, «Шәфкать», «Басып сайрар талы бар», «Өермә» дигән романнар авторы. Аның татар һәм рус телләрендә 20 китабы дөнья күрде. Пьесалары зур уңыш белән республика театрларында барды. Мәдинә Маликова 1993 елдан Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыяте президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз