news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдинә Маликова: Үземнең татарча белүемнән бер зыян да күрмәдем

“Иделем акчарлагы” бәйгесендә катнашучылар язучы Мәдинә Маликова белән очрашты.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). XVII “Иделем Акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә катнашучылар язучы Мәдинә Маликова белән очрашты. Әлеге чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Язучы сүзен балачагыннан башлады. Мәдинә Маликова авылның җиде еллык мәктәбен мактау грамотасы белән тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына, аннары Казан дәүләт педагогия институтына килә. Уку йортын тәмамлаганчы ук, “Чаян” журналына корректор булып эшкә урнаша. Шунда 5 ел эшләгәннән соң, “Азат хатын” журналына чакыралар. Аннан соң Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшкә урнаша. “Мине армиягә алмадылар, суд каршына бастырып, Себергә җибәрмәделәр, төрмәдә дә утырмадым,” – дип, ул һәм үзенең гомер юлын “кызык түгел” дип бәяләде. Мәдинә Маликов үзен “тормышны белми дигән кавемнән” дип саный.

“Премия алырлык татар язучысы булып йөрим”

Үзе турында сөйләгәч, ул татар теле проблемасы турында фикерләре белән уртаклашты: “Ата-аналарның балаларын татарча өйрәтүгә каршы булуларына шаккаттым. Мин 14 яшемә кадәр бер рус та күрмәдем. Безнең авыл саф татар авылы иде. Ләкин шул татар мәктәбендә безне рус теленнән бик яхшы әзерләгәннәр. Минзәлә педагогия училищесына кергәч, беренче җыелышта директор Михаил Николаевич, бөтен студентларны җыеп, чыгыш ясады. “Менә безгә быел бик шәп укучылар килде, мәсәлән, Мәдинә Маликова русча диктантларны бер хатасыз язган,”- дип, бердәнбер минем фамилиямне генә атады. Бер хатасыз диктант язарга өйрәткән укытучылар булган бит безнең авылда! Рус телемне шомартыр өчен “Война и мир”ны да тырышып укыдым. Институтка рус төркеменә кердем. Үземнең татарча белүемнән бер зыян да күрмәдем. Ул миңа бик файдага гына булды. “Үз туган телеңне белмәү – теләсә нинди милләт кешесенә зыян сала” – дигән фикергә килдем. Әгәр дә мин татарча юньләп белмәсәм, рус телен алга сөргән булсам, кем булыр идем? Мин бөек рус язучысы була алмыйм, ә монда премия алырлык татар язучысы булып йөрим. Беркайчан да руслар каршында ким-хур булганым юк. Акцент миңа килешә генә. Без татарлар – рус телен беләбез, шуңа безнең алар белән мөнәсәбетебез дә яхшы. Институтта вакытта “Комсомолец Татарии”да мәкаләләр яза башлагач, никтер русларга түгел, ә миңа Татарстан өлкә комитетының мактау грамоталары бирәләр иде”, - дип сөйләде ул.

“14 яшенә кадәр бер рус сүзен әйтә белмәгән кыздан шундый язучы чыкканына әле дә ышана алмыйм”

Язучының икенче темасы – иҗат. Булачак язучыга Аяз Гыйләҗев “Синең башыңнан күп хәлләр үтте, шулар турында повесть яз” – дигән. Шул сүзеннән соң, ирен, балаларын йоклаткач, кухняга чыгып, кофе эчеп, яза башлаган. Язганда йоклап китеп, тәрәзә астында аягы туңып, уянып китә торган булган. Шул рәвешле язылган 50 битле повестен Аязга кертеп биргән. Тик язучы аңа 150 бит язарга кушкан. “Синең әсәреңне тәнкыйтьләгән кеше синең иң йомшак җиреңне эләктереп ала,” – ди Гыйләҗев аңа. Маликова “Казан каласы таш кала” повестын төгәл шул битле итеп язып, “Казан утлары”на бирә. Шулай итеп әлеге әсәре журналда басылып чыга.

Мәдинә Маликова “Красный цветок” (“Кызыл гөл”) исемле китабының рус телендә бастырылып, быел “Ел китабы” бәйгесендә 1 нче урын алуына гаҗәпләнүен әйтте. “Кая икән ул рус язучылары?” – ди ул. “14 яшемә кадәр бер рус сүзен әйтә белмәгән кыздан шундый язучы чыкканына әле дә ышана алмыйм”, - ди ул.

Мәдинә Маликова үзенең язмышы турында сөйләве белән беррәттән иҗат тормышына керү серләре белән дә таныштырды. Катнашучыларга “Язучы буласың килсә, алар казанында кайнарга кирәк,” – дигән киңәшен бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100