news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдинә Маликова: Өч мең тираж белән чыккан китаплар сирәк очракта бер елда сатылып бетә

Язучы, драматург Мәдинә Маликова Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дүртенче тапкыр дәгъва кыла.

 (Казан, 26 март, «Татар-информ», Алёна Низамова). Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән язучы, драматур Мәдинә Маликованың быел жюри хөкеменә «Арыш тәме» китабы чыгарылган. Язучы үзен дәүләт бүләгенә лаек дип саный. Бу хакта ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында әйтте.

Бүгенгә Мәдинә Маликованың 30 китабы дөнья күргән, алар барлыгы 448 000 тираж белән таралган. "Арыш тәме" китабы турында Мәдинә Маликова: «Бик яратып яздым, аны халык та яратты", - диде. Язучы китабының өч мең тираж белән чыгып, бер ел эчендә сатылып беткәнен әйтте. "Өч мең тираж белән чыгарылган китаплар татарда ул сирәк сатылып бетә бер елда. Аннары мин аны тагын кабатлап чыгардым», - диде Мәдинә Маликова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100