news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдинә Маликова 1946 елгы ачлык турында хатирәләре белән уртаклашты

Язучы Мәдинә Маликова «Интертат»ка интервью бирде.

Мәдинә Маликова 1946 елгы ачлык турында хатирәләре белән уртаклашты
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Язучы Мәдинә Маликова «Интертат»ка биргән интервьюсында 1946 елдагы ачлыкны искә төшерде.

«Ачлык 1946 елда булды. Күргәннәремнән иң әшәкесе шул ачлык иде. Сугыш бетте, без җиңдек, барыбыз да илгә җиңеллек килер дип өметләндек. Ә халык ачлыктан кырылды. Өебезнең бер ягында яшәүчеләр үлде — тәрәзәләрен кактылар. Каршы яктагылар үлде. Аннан соң сул яктагы күршеләр дә китеп барды. Аларның да тәрәзәләрен кагып куйдылар», — дип сөйләде язучы Мәдинә Маликова.

Мәдинә Маликова сүзләренчә, аның әтисе Габделхак Маликов сугыштан 1944 елда яраланып кайткан. «Әти кайтканчы, гаиләдә мин бердәнбер бала идем. Ә кайбер гаиләләрдә балалар күп иде. Ул заманнарда: „Тукта әле, бу баланы тапмый торыйм“, — дигән сүзләр булмады», — диде ул.

«Ашарга булмагач, көздән калган башаклардан ботка пешереп, агуланып үлделәр. Бу авыруны ул вакытта „ангина“ дип атадылар кебек истә. Көздән калган көлтәләрне дә эзлиләр иде. Әле аларын җыярга рөхсәт итмиләр, чөнки алар колхоз милкенә керә. Ә колхозныкына тигәннәрне төрмәгә утырталар», — ди язучы.

Интервьюның тулы вариантын «Интертат» сайтында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100