news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчете алдагы Рамазанда ифтарлар уздырырга ниятли

Рамазан вакытында ифтар уздыру программасы коронавирус пандемиясе аркасында туктатылган иде.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәдинә шәһәрендәге Пәйгамбәр мәчетендә быелгы Рамазанда ифтар ашлары уздыра башларга уйлыйлар.

Россия мөфтиләре шурасы сайты язганча, ифтарлар катгый санитар протоколларга туры китереп уздырылачак. Мәчет җитәкчелеге пәнҗешәмбе көнне ике еллык тәнәфестән соң быелгы изге Рамазан аенда халык белән уздырылучы ифтар программасын яңадан башлау планы турында игълан итте. Мәчеттә авыз ачарга ниятләгән мөселманнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, финик хөрмәсе, икмәк, йогырт, гарәп кәһвасы һәм шешәле сулар мулдан куелачак.

Ифтар уздыру программасы коронавирус пандемиясен туктату чаралары кысаларында 1441 нче Рамазаннан соң туктатылган иде. Бу 2020 елның 24 апреленнән башланды.

Ифтар өчен азык-төлек бирүчеләр расланган кейтеринг компанияләре белән аш-су әзерләү өчен килешү төзергә һәм, социаль дистанцияне саклау кагыйдәләрен үтәү өчен, кешеләр санын  бер келәмдә биш кешегә кадәр чикләргә тиешләр.

Соңгы ике елда изге мәчетләр территориясендә шешәле су һәм капларга тутырылган хөрмә генә бирергә рөхсәт ителгән иде.

Пандемиягә кадәр Рамазан аенда Пәйгамбәр мәчетендә уздырылган халык ифтарлары Мәдинә шәһәрендә яшәүчеләр өчен генә түгел, дөньяның төрле почмакларыннан килгән йөзләрчә мең хаҗилар һәм кунаклар өчен дә рухи тәҗрибә күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100