news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөдәррис Вәлиев Державин премиясе акчасына Лаеш мәктәпләренең берсенә булышачак

Быел Державин исемендәге республика премиясе Мөдәррис Вәлиевкә татар теленә тәрҗемә әсәрләре өчен тапшырылды.

Мөдәррис Вәлиев Державин премиясе акчасына Лаеш мәктәпләренең берсенә булышачак
Владимир Васильев

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Державин исемендәге республика премиясенең быелгы лауреаты Мөдәррис Вәлиев премия акчаларының бер өлешен Лаеш районының Державин исемен йөрткән Сокуры урта мәктәбенә ярдәм итү өчен тотачак. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Әле премия акчаларын күргәнем юк. Шулай да бу мәктәпкә ярдәм итәргә теләгем бар. Бу хакта мәктәпнең татар теле укытучысы Сөләйман Нәҗмиев белән дә сөйләшкән идек. Аларга китаплар белән дә ярдәм итә алам”, - диде язучы, тәрҗемәче һәм нашир Мөдәррис Вәлиев. 

Язучылар берлеге Чыңгыз Айтматовның «Чыңгызханның ак болыты» повестен, «Без бер тамырдан» дип аталган Россия халыклары легендалары һәм мифлары җыентыгын татар теленә тәрҗемә иткәне өчен Мөдәррис Вәлиевне тәкъдим итте. Державин премиясе Мөдәррис Вәлиевкә традиция буенча Лаеш җирендә тапшырылды.

  • Державин исемендәге республикасы премиясе әдәбият өлкәсендәге аеруча әһәмиякә ия әсәрләр иҗат иткән язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр һәм юриспруденция өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр алып барган юристларга бирелә. Премиянең күләме - 200 мең сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100