Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Мәдәниятләр диалогы” төрки телле халыклар фестивале уздырыла
Мәскәүдә үткәрелә торган чарада диаспора һәм илчелек вәкилләре катнашуы көтелә
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә Мәскәү шәһәрендә көндезге 12 дә “Мәдәниятләр диалогы” дип аталган төрки телле халыклар фестивале уздырыла. Төркиләр һәм илебезнең башка субъектларындагы, чит илләрдәге башка халыкларның иҗади элемтәләрен ныгытуны, мәдәни өлкәдә үзара җим туплауны максат иткән әлеге чарада диаспора һәм илчелек вәкилләре катнашыр дип көтелә. Шулай ук, фестиваль программасы кысаларында, танылган тарихчы һәм төрки халыклар тарихы хакында бик күп китаплар авторы булган Мурад Аджины 70 яшьлек юбилее белән котлау, концерт программасы, кул эшләнмәләре күргәзмәсен, төрки халыклар ризыкларын тәкъдим итү планлаштырыла.
Фестиваль Кече Татар тыкрыгы, 8 нче йорт адресы буенча урнашкан Әсәдуллаев йортында үтәчәк, дип хәбәр итә Мәскәү шәһәре төбәк татар милли-мәдәни мохтариятеннән Гаяр Искәндәров “Татар-информ”га.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз