news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният тармагы кадрларының 20 проценттан артыгының профильле белеме юк

Мәдәният өлкәсендәге җитәкчеләр һәм урынбасарларының 63 проценты югары белемле, белгечләр арасында югары белем алганнары — 68 процент.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда мәдәният тармагы кадрларының 20 проценттан артыгының профильле белеме юк.

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«2020 ел белән чагыштырганда, махсус урта белемле хезмәткәрләр 1,2 процентка арткан, бу белгечләрнең квалификация дәрәҗәсе артуының уңай динамикасы турында сөйли. Ләкин 20 проценттан артык кадрның профильле белеме юк. Бу укытырга җибәрергә тиешле хезмәткәрләр», — диде министр.

«Профильле яки профильсез белемгә ни өчен басым ясыйм, чөнки вуз тәмамлап, белгечлеге буенча эшләмәгән кешеләр яшерен эшсезлек дигән сүз. Дәүләт аларның белеменә акча сарыф итә, ә алар шул юнәлештә үз компетенцияләре буенча эшләми», — диде Әюпова.

Министр эш хакы проблемасына да тукталды. «Тармак системасында хезмәт хакын кертүне караганда, профильле белеме булмаган кешеләр эш хакын шул ук квалификацион группасы буенча алыр дигән идек, ләкин барыбыз да аңлый: беребез дә профильле югары белеме булмаган табибка дәваланырга бармый. Бүген, профессиональ стандартларга күчкәндә, бу тема тагын да актуаль. Профессиональ стандартлар дигәндә, вариацияләргә урын юк», — диде.

Мәдәният өлкәсендәге җитәкчеләр һәм урынбасарларының 63 проценты югары белемле, белгечләр арасында югары белем алганнары — 68 процент. Ирада Әюпова авыл клублары директорлары да шушы җитәкчеләр исәбенә кергәнен искәртте. Тармакта яшь ягыннан 25 яшькә кадәргеләр — 5 процент, 25 яшьтән 40 яшькә кадәрләр — 27 процент, 40 яшьтән 55 яшькәчә — 40 процент, 55 яшьтән узганнар — 28 процент. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100