news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азат Абзалов: Профессионалларның чыгышы үзешчән коллективларга уңай тәэсир итә

«Казан гастрольләре» проектында Казан һәм шәһәр яны бистәләрендә урнашкан унҗиде мәдәният йорты катнаша.

Азат Абзалов: Профессионалларның чыгышы үзешчән коллективларга уңай тәэсир итә
Рамил Гали

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Казан гастрольләре» проектына катнашкан профессиональ коллективларның чыгышы мәдәният йортларында эшләп килүче коллективларга уңай тәэсир итәчәк, дип саный Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

«Без профессиональ коллективларның җитәкчеләре һәм мәдәният йортлаыр директорлаыр белән бергә түгәрәк өстәл үткәрдек. Анда әлеге проектның үзешчән коллективлары өчен файдалы булачагы ассызыкланды», — диде ул.

Азат Абзалов сүзләренчә, профессионалларның эшләвен үзешчәннәр күреп торачак. «Алар импульс ала. Моңа өстәп әлеге бистәләрдә яшәүчеләрнең сыйфатлы продукт алачагын да күздә тотыйк», — диде Абзалов.

«Бик профессиональ эшләүче мәдәният сарайлары бар. Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният сараена без хәтта «Зәңгәр шәл”не дә алып бара алыр идек. Әмма без бу спектакльне үз залыбыга килеп карауларын телибез», — диде Фәрит Бикчәнтәев.

«Казан гастрольләре» проектында Казан һәм шәһәр яны бистәләрендә урнашкан унҗиде мәдәният йорты катнаша. Аларда сигез ай дәвамында уналты дәүләт иҗат колдективы чыгыш ясаячак.

Проект кысаларында күрсәтелгән спектакль һәм концертларга билет бәяләре 300 — 500 булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot