news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мәдәният” проекты кысаларында барган төзелешләрне һәркем контрольдә тота ала

“Мәдәният” илкүләм проектына бәйле эшчәнлек буенча иҗтимагый фикер алышулар үтте.

“Мәдәният” проекты кысаларында барган төзелешләрне һәркем контрольдә тота ала
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында алып барган эшчәнлекне һәр кеше контрольдә тота ала. Бүген бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында уздырылган иҗтимагый фикер алышуларда катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова искәртте.

“Без 2 июльдән Татарстанда «Фотоконтроль - 2019» проектын эшләтеп җибәрдек. Без беренче чиратта депутатларыбыздан төзелеш барган объектларны атна саен фотога төшерергә сорадык. Әлеге проект бөтен илкүләм проектларга карый. Шул исәптән “Мәдәният” илкүләм проектына да. Мин төрле кешеләрнең бу процесска кушылуын теләр идем. Аның буенча гражданнар да “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында барган төзелеш эшләрен контрольдә тота алалар”, - диде Татьяна Ларионова.

Татарстанда “Мәдәният” илкүләм проектына бәйле эшчәнлек белән ТР мәдәният министры Ирада Әюпова таныштырды. Министрлык кураторлык иткән эшчәнлеккә Татьяна Ларионова бәя бирде. Ул илкүләм проектының максатчан күрсәткечләр буенча эшләвен искәртте. Аның әйтүенчә, бүленгән акчаларның 90 проценты инде эш өчен тотылган.

2019 елда “Мәдәни тирәлек” региональ проекты буенча 64 мәдәният объектына төзелеш һәм капиталь ремонт каралган. Шулар арасында - федераль бюджет ярдәмендә өч авыл мәдәният йорты, республика бюджетыннан 21 авыл клубы һәм 40 мәдәни объект; Яшел Үзән һәм Кукмара районнарында ике модельле китапханә, алты кинозалны җиһазландыру. 

“Мәдәният” илкүләм проектының “Иҗади кешеләр” тармагында 13 мәдәни чара планлаштырылган. Болар – балалар конкурслары, халыкара фестивальләр, күргәзмәләр, үзешчән иҗат коллективларына грантлар.

Проектның өченче өлеше – “Цифрлы мәдәният” региональ проекты кысаларында биш виртуаль концерт залы оештырылачак, экспозиция һәм күргәзмә проектлары буенча мультимедиа-гид булдырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100