news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министры узган сезонда үзенә иң ошаган спектакльне әйтте

Ирада Әюпова фикеренчә, «Хуш, авылым» спектаклендә кеше язмышы яхшы сурәтләнгән.

Мәдәният министры узган сезонда үзенә иң ошаган спектакльне әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова үзенә режиссер Айдар Җәббаровның «Хуш, авылым» спектакле ошавын әйтте.

«Минем өчен узган сезонда иң кызык, ошаган спектакль „Хуш, авылым“ булды. Халкыбызның тарихы гаять бай. Милләтебез тарихы җирнең генә түгел, ә шәхес тарихы булырга тиеш. Бу спектакльдә шәхесләрнең тарихы, тормышы күренә. Айдар Җәббаровның бу спектакле Камал театры афишаларында бик көчле позициядә», — диде ул Камал театрында журналистлар белән очрашу вакытында «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Элегрәк Ирада Әюпованың реставрациядән соң Камал театры милли йөзен саклаячак, дигән фикерен язган идек.



Галерея: Журналистлар һәм блогерларның Ирада Әюпова белән очрашуыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100