news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министры татар телен укытуга кагылышлы сораштыру башлаган

Ирада Әюпова татар гимназиясе бетергән кияве һәм рус-инглиз мәктәбен бетергән кызы белән бәхәсләшүе хакында яза.

Мәдәният министры татар телен укытуга кагылышлы сораштыру башлаган
Солтан Исхаков

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова инстаграмдагы сәхифәсендә татар телен укытуга кагылышлы сораштыру башлаган.

«Туганыбызның улы быел беренче сыйныфка бара. Гаиләдә рус телендә генә сөйләшәләр. Әмма алар татар мәктәбенә укырга керергә ниятлиләр. Киявем татар гимназиясен, кызым рус-инглиз мәктәбен бетерде. Һәм без бәхәсләштек. Бүген тормышта нинди телләр кирәк? Ә сезнең тормышыгызда туган тел ни өчен кирәк? Ә киләсе постта мин үземнең позициямне язармын», — ди ул.

Биредә комментарийлар язганнар. «Туган тел туган тел инде ул. Үзенең туган телен белмәгән кеше кем була? Балалар белән өйдә татарча гына сөйләшергә кирәк. Үзенә кирәк телне алар теләсә-кайчан өйрәнә ала», диләр. Күбесе «Һәркем үз туган телен белергә тиеш», дип санавын әйтә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100