news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министры татар чараларына маркировка куелу ихтималы турында әйтте

Рус телле журналистның соравына җавап итеп, Ирада Әюпова татарча чараларның белдерүендә аның үткәрелү теле күрсәтелергә мөмкин булуын әйтте.

Мәдәният министры татар чараларына маркировка куелу ихтималы турында әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова татар телендә үткәрелгән чараларга маркировка куелу ихтималы турында әйтте. Ягъни, татарча чараларның белдерүендә аның үткәрелү теле күрсәтелергә мөмкин. Бу фикер министрның журналистлар белән очрашуы вакытында яңгырады.

Очрашу вакытында рус телле журналистларның татарча чараларны аңламаулары турында әйтте. «Бездә икетеллелек культурасының инфраструктарусы төзелмәгән. Без рус теллеләрнең дә татар мәдәнияте белән кызыксынуын тәэмин итәргә тиештер. Алар өчен аз булса да рус теленә тәрҗемә ясасак, артык булмас иде», — диде «Казанские истории» альманахы журналисты Любовь Агеева.

Ирада Әюпова тел мәсьәләсендә идеаль модель дип Швейцарияне санавын әйтте. «Анда дүрт дәүләт теле. Бу илдә һәр кеше, кая гына булмасын, шул дүрт телнең берсендә сөйли ала», — диде ул.

«Без зур халык түгел. Дөнья буйлап нибары 7 миллион кеше. Бәлки, яртысы диик, татарча беләдер. Без үз телебездә чаралар уздырмасак, телебезне саклый алырбызмы? Нәрсәнедер аңламасаң, күршедән дә сорап була бит инде аны. Миңа төрле чараларда һәрчак тәрҗемәче булырга туры килә. Төрле киңәшмәләрдә дә коллегаларга тәрҗемә белән булышам. Кыенсынмыйм.

Ә инде татарча чараларга килгәндә, алга таба чыннан да, яшь чикләре күрсәтелгән кебек, кулланылган тел турында да маркировка булдырыргадыр, бәлки», — дип тәкъдим кертте ул.

Ирада Әюпова үзенең Казанга килгәндә бөтенләй татарча белмәвен, хәзер үзенең проблемасы уңайсызлануда гына икәнен әйтте.

«Татарча өйрәнергә мине министрлыкта эшләүдән бигрәк татар театрын яратуым этәрде. Театр сәхнәсеннән ишетелгән текстны аңлап ләззәтләнергә теләдем һәм тырышып татарча өйрәндем. Мин Камал театры спектакльләрен яратам, Тинчуринга да йөрим. Миңа бу бик ошый.», — диде мәдәният министры.



Галерея: Встреча Ирады Аюповой с представителями СМИ
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100