news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният министры Ирада Әюпова Язучылар берлегенә көчле лидер кирәклеген әйтте

Тинчурин театрында Татарстан Язучылар берлеге съезды бара.

Мәдәният министры Ирада Әюпова Язучылар берлегенә көчле лидер кирәклеген әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан. 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Язучылар берлегенә көчле лидер кирәклегенә басым ясады.

Ирада Әюпова татар әдәбиятын оештыру эшчәнлегенең заман таләпләренә туры китереп оештырылу кирәклеген әйтте.

«Татарстан Язучылар берлеге тирәсендәге шау-шу аерым шәхесләрнең генә түгел, татар язучысы исеменең абруен төшерә. Үзгәрешләр кирәк. Татарстан Язучылар берлегенә көчле лидер кирәк», - диде Ирада Әюпова Татарстан Язучылар берлеге корылтаенда.

Тинчурин театры залында Татарстан Язучылар берлеге съезды бара. Съездның Тинчурин театры залында барган төп мәйданчыгына видеоконференцэлемтә аша Берлекнең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре кушыла.

Съездда рәсми кунаклар — ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot