Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәдәният министры Ирада Әюпова Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады
Министр мәдәният хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә республикада мәдәният югары дәрәҗәдә саклануын һәм Татарстан халкының горурлыгы булып торуын билгеләп үтә.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.
«25 март көнне без тырыш хезмәте белән илебезнең һәм республикабызның бөек мәдәни мирасын югары дәрәҗәдә кадерләп саклаучы, камилләштерүче һәм популярлаштыручы мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларны тәбриклибез. Сез җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезләрен ныгытуда һәм мәдәни мәгърифәтнең бурычларын тормышка ашыруда зур өлеш кертәсез. Һәр шәхеснең тормышы сезнең ярдәм белән рухи яктан бай һәм күпкырлы юнәлеш ала», — дип мөрәҗәгать итә министр коллегаларына.
«Мәдәният, гомуммилли байлык буларак, иң көчле иҗади потенциал һәм киләчәк буынны тәрбияләүдә төп нигез булып тора. Күпмилләтле мәдәниятебез гасырлар буе формалашты һәм камилләште. Бүген көндә ул төрле халыкларның үзенчәлекле традицияләрен һәм мәдәни гореф-гадәтен, даһи әсәрләрне, сәнгатьнең яңа формаларын һәм меңләгән мәдәният хезмәткәрләренең иҗади җимешен үз эченә алган», — диелә котлау сүзләрендә.
Министр мәдәният хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә республикада мәдәният югары дәрәҗәдә саклануын һәм Татарстан халкының горурлыгы булып торуын билгеләп үтә.
«Сезнең талантыгыз һәм хезмәтегезгә булган тугрылыгыгыз ярдәмендә без бергәләп югары һөнәри нәтиҗәләргә ирешүне дәвам итәрбез дип ышанам. Иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, чиксез энергия, иминлек, гаилә бәхете телим», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз