news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министрлыгы талантлы укучыларына премияләр тапшыра

2017-2018 уку елларында иҗат буенча зур уңышларга ирешкән 36 бала билгеләп үтелгән.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). 19 майда Мәдәният министрлыгы талантлы укучыларына премияләр тапшыра. Чара В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараенда Татарстан Мәдәният министрлыгы стипендиатлары концертында узачак. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Мәдәният министрлыгы ел саен республиканың мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иң талантлы укучыларына премияләр тапшыра. 2017-2018 уку елларында һөнәри белем бирү оешмаларында һәм балалар сәнгать мәктәпләрендә укучы иҗат буенча зур уңышларга ирешкән 36 бала билгеләп үтелгән.

Концертта талантлы яшь башкаручылар, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары катнашачак.

Концерт 16.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100