news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният министрлыгы "Сайра" конкурсына кастинг игълан итә

“Сайра” проекты яшь талантлы җырчылар эзләүне һәм аларны татар эстрада үсешенә җәлеп итүне максат итә.

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм “Барс медиа” группасы “Сайра” проектын тормышка ашыру кысаларында татар җыры яшь башкаручылар өчен кастинг игълан китә. Бу хакта Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Сайра” проекты яшь талантлы җырчылар эзләүне һәм аларны татар эстрада үсешенә җәлеп итү максат белән гамәлгә ашырыла.

Кастинг бүген Яр Чаллы шәһәренең Чаллы дәүләт татар драма театрында, 9 декабрьдә Әлмәтнең Әлмәт татар дәүләт драма театрында, 15 декабрьдә Казанда, С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot