news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәдәният министрлыгы музейлар турындагы Закон проектын әзерли

Бу нисбәттән министрлык музей җәмәгатьчелеген, иҗади интеллигенцияне закон проекты буенча фикер алышырга чакыра

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). ТР Мәдәният министрлыгы республиканың “Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында”гы Закон проектын әзерли. Бу нисбәттән министрлык музей җәмәгатьчелеген, иҗади интеллигенцияне закон проекты буенча фикер алышырга чакыра.
ТР Мәдәният министрлыгының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, әлеге проект Татарстан территориясендә Россия Федерациясе Музей фондына кергән музей әйберләрен һәм тупланмаларын табу, җыю, саклау, өйрәнү һәм халыкка күрсәтү өчен хокукый, икътисадый, оештыру шартларын булдыру; республикада музейлар эшчәнлеген оештыруның хокукый нигезләрен җайга салу; музей эше өлкәсендә республика дәүләт хакимияте һәм муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен билгеләү; Россия һәм Татарстан музейларында сакланган әйберләр һәм тупланмалар хакындагы мәгълүматны системага салу формаларын билгеләү максатын күздә тота.
Закон проекты белән министрлыкның www.mincult.tatar.ru сайтында һәм Татарстан мәдәнияте турындагы сulture.tatar.ru порталында танышып була.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100