Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең әдәби премияләрен алучылар билгеле
«Киләчәктә дә аларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылсын иде», - ди Данил Салихов.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бер төркем татар язучыларына һәм шагыйрьләренә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Әдәби премияләре таршырылды.
Язучы Рәдиф Сәгъдигә әдәбияттагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе, шагыйрә Флера Гыйззәтуллина Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе, язучы Җәүдәт Дәрзаманов Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе, язучы Фәрит Яхин Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнде.

Бүләкне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды. «Каләмдәшләребезгә уңышлар телибез, яңадан-яңа әсәрләре иҗат итсеннәр, киләчәктә дә аларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылсын иде», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз