news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министрлыгы Өлкәннәр көне уңаеннан үз ветераннары өчен бәйрәм оештырды

Мәдәният министрлыгы Өлкәннәр көне уңаеннан үз ветераннары өчен бәйрәм оештырды

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). ТР Мәдәният министрлыгында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар бүген Татарстанның сынлы сәнгать музеена җыелды. Биредә алар өчен Өлкәннәр көне уңаеннан кабул итү оештырылды. Тармак ветераннары белән очрашуга ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева килгән иде.

Сынлы сәнгать музеена җыелган мәдәният хезмәткәрләре арасында озак еллар министрлыкны җитәкләгән Илтазар Алеев, Марсель Таишев, 27 ел министр урынбасары булган Мөҗип Низамиев та бар. 40 елдан артык гомерен әлеге өлкәгә багышлаган Мөҗип Низамиевны халкыбыз министр урынбасары гына түгел, Габдулла Тукайның Казандагы музее директоры буларак та белә. 8 нче дистәне ваклавына карамастан, ул башка мәдәният-сәнгать әһелләре кебек, республиканың мәдәни тормышында катнашып, аралашып, һәр яңалыктан хәбәрдар булып яши. «Сәламәтлек әйбәт булып, гаиләдә иминлек булганда ирләргә 75 яшькә кадәр дә эшләргә була әле», – ди ул уенын-чынын бергә кушып. Мөҗип абый Казанда гына «кайнап» яши торган кеше түгел, районнардагы мәдәният бүлекләре белән дә элемтәләрен өзми, кирәк чакта киңәшләрен бирә, чараларда катнаша. «Бер күрешү үзе бер гомер бит, мондый очрашулар безгә мәдәният-сәнгать яңалыклары белән танышу, үзебезнең әле файда китерерлек икәнлегебезне тою өчен дә кирәк», – ди ветеран.

Тармак ветераннарын соңгы елларда республикада мәдәният өлкәсенә игътибарның тагын да артуы, бигрәк тә бу өлкәне финанслауның яхшыруы сөендерә. Иң зур куаныч, ул әлбәттә, озак еллардан соң Кремль территориясендәге кысан бинадан шәһәр үзәгендәге яңа бинага күчү. Министрлык алдына куелган бурычлар да арта бара. Элек Мәдәният министрлыгы аппаратында 22 кеше эшләсә, хәзер аның составы 4 тапкырга күбрәк.

Шулай да безнең белән әңгәмә барышында ветераннар кайбер борчуларын җиткерде. Зур шәһәрләр, район үзәкләрендә мәдәният объектлары нык аягында торса, авыл җирләрендә китапханәләр, мәдният йортларының кимүе, булганнарының матди базасы начар булуы тынгы бирми аларга.

Бүген алар проблемалар хакында гына сөйләшмәде, билгеле. Очрашу музей экспозицияләре белән танышу, сәнгать осталары концертын тыңлау белән үрелеп барды. Рәсми булмаган аралашуга корылган бу чара соңыннан чәй табыны янында дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100