news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министрлыгы: Куелмаган спектакль өчен билет бәясе кире кайтарыла

Мәдәният учреждениеләренә коронавирус куркынычы аркасында үткәрелмәгән чаралардан килгән зыянны компенсацияләячәкләр.

Мәдәният министрлыгы: Куелмаган спектакль өчен билет бәясе кире кайтарыла
архив/Михаил Захаров

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы куркынычы аркасында үткәрелмәгән чаралар өчен билет бәясен Татарстан Мәдәният министрлыгы тамашачыларга кире кайтарачак. Ведомство башлыгы Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда шул хакта хәбәр итте.

«Безнең төп бурыч — тамашачыларга зыян китермәү. Шул ук вакытта, безнең хезмәткәрләргә ихтыяҗ кимемәскә һәм шушы чаралар нәтиҗәсендә аларның тормыш дәрәҗәсе түбән тәгәрәмәскә тиеш», — дип искәртте министр.

Ирада Әюпова сүзләренчә, кешеләрнең төрле чараларга алдан ук билет алып куюы тамашачыларга акчаларын кайтарып бирү өчен финанслар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Билет бәясен гаризалар буенча кире кайтарачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100