news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министрлыгы эксперты: Милли китапханәдә ел саен 1,5 мең документны цифрлаштыралар

Укучы цифрлаштырылган китапханәгә теләсә кайсы гаджеттан керә ала.

Мәдәният министрлыгы эксперты: Милли китапханәдә ел саен 1,5 мең документны цифрлаштыралар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанның Милли китапханәсендә ел саен 1,5 меңгә якын документны цифрлаштыралар. Бу турыда «Татар-информ» агенлыгы хәбәрчесенә интервьюда Татарстан Мәдәният министрлыгы эксперты, Казан дәүләт мәдәният институты ректорының уку эшләре буенча урынбасары Роза Әхмәдиева белдерде.

«Без кәгазь басмаларның һәрвакытта да сакланмавын яхшы беләбез, ә электрон рәвештәгеләре әле күп буынга калачак. Төп бурычларның берсе ул тупланган тәҗрибәне тапшыру дип саныйм. Икенче бурыч – әгәр элек укучыга китпханәгә барып язылырга кирәк булса, хәзер аның биредә шәхси кабинеты булачак, ул электрон рәвештә языла ала», – дип билгеләп үтте ул.

Әхмәдиева фикеренчә, республика документларны һәм китапларны цифрлаштыру буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтенә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100