Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәдәният министрлыгы беренче Коръән басылган бинага истәлек тактасы куярга ниятли
Коръәннең Казан басмасы типографиядә басылган беренче Коръән булып исәпләнә.
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Коръәннең Казан басмалары тарихына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. 1803 елда ислам дөньясында кабул ителгән беренче басма Коръән чыгуга 220 ел тулу уңаеннан типография урнашкан бинага мемориаль такта куюны планлаштырдылар.
«Беренче Коръән басылуга 220 ел уңаеннан Татарстанның Мәдәният министрлыгы Казанның беренче типографиясе урнашкан урынга мемориаль такта куярга планлаштыра», — диде Казан архитекторы Сергей Саначин.
Саначин Коръәннең беренче Казан басмасының хәзерге Казан федераль университетында — Кремль урамындагы бинада дөнья күргән булуын әйтте. Әмма типография бинасы башка бинада урнашкан диючеләр бар. «Җирле тарихчылар һәм Википедия бу эшнең инициаторларын ялган юлдан алып китте. Документларда беренче Коръәннәр басылган типография Казанның ирләр гимназиясе бинасында урнашкан дип теркәлгән. Кайбер тарихчылар аның адресын хәзерге Карл Маркс урамындагы унынчы йорт дип атый», — диде Сергей Саначин.
Архитектор сүзләренчә, гимназия Карл Маркс урамына 1811 елда гына күченгән. Аңарчы ул хәзерге Казан федераль университетының бинасында булган. Буталчыклык шушы фактны белмәүдән килеп чыга, дип аңлата ул.
«Азия типографиясе» дип аталган китап басу станнарын һәм аның башка җиһазларын Санкт-Петербургтан Казанга 1800 елның 20 октябрендә Габдулгазиз Бурашев атларга төяп алып кайткан. 1801 елның 28 февралендә Казанда «Азия типографиясе» гарәп шрифтларында китап басуга керешә. 1803 елда 1500 нөсхә белән ике томлы Коръән дөнья күрә.
Беренче басма Коръән Петербургта нәшер ителгән булса да, ислам дөньясындагы беренче Коръән Казанда басылган дип исәпләнә. Казанныкы мөселманнар тарафыннан рецензияләнгән, нәшер ителгән һәм ул мөселманнар акчасына эшләнгән. Шуңа өстәп, аның тиражы да зур — 1500 нөсхә булган.
Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Бәхтияр Измайлов Петербургта басылган Коръәннең илдә һәм ислам дөньясында таралмавын әйтте. «Беренчедән, аның тиражы бик аз булган. Бүгенге көндә дөньяда аның биш данәдә генә саклануы мәгълүм. Екатерина II аны сәяси максат белән бастырган булуы мөмкин. Ул илдәге мөселманнарга таратылмаган», — диде Бәхтияр Измайлов. Петербургта нәшер ителгән Коръәннең кырларында аңлатмалар булган. Бу исә ислам кануннарына туры килмәгән. Казан басмасы яңадан җыелган булган.
«Әлеге Коръән ислам дөньясында типографиядә басылган һәм Госман хәлифә тарафыннан кабул ителгән стандартка (Расм Әл-Госмания стандарты — иск.) туры килгән беренче Коръән булып исәпләнә. Россиядәге беренче Коръән 1787 елда Санкт-Петербургта дөнья күргәне мәгълүм, ләкин ул Расм Әл-Госмания стандартларына туры килмәгән», — диде Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз