news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәдәният һәм сәнгать объектлары челтәрендә - татар мәдәниятенең урыны
Төбәктә бу мәсьәләнең торышы белән өлкә Мәдәният комитеты рәисе Евгений Негинский таныштырды
Скопировать ссылку
(Төмән, 2 февраль, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Кичә, 1 февральдә, Төмән өлкәсе Хөкүмәтенең президиумында төбәктә мәдәният һәм сәнгать объектлары нормативларының гамәлдә торышы каралды.
Төбәктә бу мәсьәләнең торышы белән өлкә Мәдәният комитеты рәисе Евгений Негинский таныштырды. РФ Хөкүмәте узган елның 23 нче ноябрендә кабул иткән яңа методикага нигезләнеп караганда, Төмән җирендә театрлар һәм китапханәләр саны халык санына туры китереп кабул ителгән нормативлардан да артык икән, концерт заллары да нормадан ким түгел.
Китапханәләрнең фондына килгәндә исә, күпсанлы искергән китапларны кулланыштан чыгару көн мәсьәләсенә әверелгән. Китапханәләрне яңа китаплар белән тулыландыруны ике яклап хәл итәргә тәкъдим итте Е.Негинский: уку залларын Үзәк һәм өлкә китапханәләре ярдәмендә һәм нәшриятләр белән килешүләр нигезендә электрон варинаттагы китаплар белән, ә авыл мәдәният учакларын, күчмә китапханәләрне – кәгазьдәге китаплар белән тәэмин итү. Электрон китаплар белән тәэмин итү программасы 2014 нче елга кадәр булган вакытны үз эченә ала.
Бу программаның милли мәдәниятләр хәлен чагылдырмавына гаҗәпләнергә туры килми, чөнки менә инде дистә ел дәвамында өлкә мәдәният комитеты милли мәдәниятләр хәлен карамый, милли мәдәниятлар мәсьәләләре милли эшләр комитетына тапшырылган хәлдә кала бирә.
Өлкә Милли мәдәниятлар йортының милли эшләр комитеты карамагында эшләүче татар методик бүлеге җитәкчесе Гөлфия Хәлитова сүзләренә караганда, татар мәдәният учакларының, китапханәләрнең халык санына туры килү-килмәве ачыкланмаган, бу җәһәттән мониторинг үткәрелмәгән.
70 меңнән артык татар яшәгән өлкә үзәге Төмәндә үз бинасы булган татар мәдәният учагының, бер генә татар китапханәсенең, бернинди концерт залының булмавы гына да өлкә мәдәният комитетының һәм шәһәр җитәкчелегенең җирле татар халкының рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында кайгыртмавын күрсәтә.
Татарлар күпләп компактлы яшәгән авылларның күпчелегендә мәдәни учакларның булмавы – үзе бер зур мәсьәлә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2