news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният өлкәсендә югалтулар гына көтелә

Мәдәният өлкәсендә югалтулар гына көтелә

(Төмән, 8 ноябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе милли мәдәниятләр йортының «Төзелеш» мәдәният сараенда татар бүлеге бер бүлмәсен югалтты. Икенче бүлмә татар бүлегенә Хәмит Ярми музее өчен дип бирелгән иде. Ярми музее экспонатлары урнаштырылган булса да, эш бүлмәсендә генә ул музейга әверелә алмады. Милли мәдәниятләр йорты җитәкчелеге бу учреждениедә музей була алмый, дигән карарын чыгарды. Шул карар нигезендә музей өчен эшкә алынган хезмәткәр эштән чыгарылып, экспонатлар караучысыз калгач, Хәмит Ярминең тол хатыны Халидә апа таләбе буенча, экспонатлар саклау өчен Край музеена тапшырылды.

Татар бүлегенең бер бүлмәсе музей экспонатларыннан бушагач, «Сәфәр» татар үзешчән театр коллективын шунда алырга Мәдәниятләр йорты җитәкчелеге вәгъдә бирсә дә, бу мәсьәлә дә хәл ителми калды. Аның да үз хикмәте килеп чыкты. Мәдәният йорты җитәкчелеге театр коллективын аның режиссерын контракт нигезендә эшкә алу шарты белән генә гамәлгә ашыра алачагын белдерде. Коллектив Милли мәдәниятләр йорты җитәкчелегенә кичекмәстән үзенең режиссерын эшкә алу мөрәҗәгатен дә җиткерде. Милли мәдәниятләр йорты директорының иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр өчен җаваплы урынбасары Сергей Филь, өлкә милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчелеге театр коллективы режиссерын эшкә алуга каршылык күрсәтүе сәбәпле, театр коллективын кабул итә алмыйбыз, дип җавап бирде.

Шулай итеп, беркая урнаштырылмаган «Сәфәр» үзешчән театр коллективы Милли мәдәниятләр йортына да кабул ителмәде, татар бүлегенә дә 16-17 квадрат метрлы бер бүлмә генә калдырылды. Аның икенче бүлмәсе мәгълүмат бүлегенә бирелде. Татар үзәге каршындагы Халык «Әхтәмүшкә» җыр ансамбле дә хәзер бүлеккә калдырылган бүлмәдә эш вакытында репетицияләр үткәрә алмый, чөнки янәшәдәге мәгълүмат бүлмәсендә хезмәт итүчеләргә музыка комачаулый икән. Репетицияләрне кичке 6-7 сәгатьләрдән соң гына үткәрергә тәкъдим ителгән.

Бу югалтуда әлегә кадәр Казан татарларына юл бирмәүче сәясәтчеләрнең йогынтысы сизелеп тора. Алар телендә «Сәфәр» үзечшән театр коллективы «казанлылар коллективы» дип атала, алар тарафыннан аның үсешенә ясалма тоткарлыклар тудырылып тора. Милли мәдәниятләр йортындагы татар бүлегенең хезмәткәрләре арасында бер генә дә Казан татары вәкиленең булмавы да шуңа дәлилдер, бәлки. Татар бүлегенә театр коллетивы кабул ителгән булса, икенче бүлмәне саклап калырга була иде. Бу барлык татарлар файдасына гына буласы иде.

Шулай итеп, ике этник төркем арасына чөй кагучылар үзләре утырган ботакка үзләре балта белән чабалар булып чыга. Өлкә Милли мәдәниятләр йорты җитәкчеләре, эш мәйданы кечерәйде дип, татар бүлегенә артык борчылырга кирәкми, чөнки яңа штат кыскартулары көтелә, дигәнне аңлатканнар.

Милли мәдәниятләр белән җитәкчелек итүче түрәләр исә Казан татарларының гозер-үтенечләрен кабул итмиләр. Аларга да татар халкының таркау хәлдә булуы кулай булса кирәк. Татарстан республикасының да, Себердәге бу катлаулы хәлләрне өйрәнеп, милли үсештә Казан татарларына ярдәмгә килү теләген белдергәне юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100