news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният, кинематография тармакларына киләсе елда 14 млрд сумнан артык акча биреләчәк

Массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге буенча чыгымнар 1 млрд 532 млн сум күләмендә фаразлана.

Мәдәният, кинематография тармакларына киләсе елда 14 млрд сумнан артык акча биреләчәк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 2021 елда «Мәдәният, кинематография» бүлеге буенча чыгымнар республиканың консолидацияләнгән бюджетында 14,6 млрд сум тәшкил итә. Республика казнасыннан исә 9 млрд сум бирелер дип фаразлана. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында финанс министры урынбасары Алексей Шишкин әйтте.

Мәдәният учреждениеләре эше өчен, мәдәният һәм кинематография өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыру өчен чыгымнар «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында мәдәният үсеше» дәүләт программасы буенча планлаштырылган.

Массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге буенча чыгымнар 1 млрд 532 млн сум күләмендә фаразлана. Телевидение һәм радиотапшыруларга 863,7 млн сум акча, вакытлы матбугат һәм нәшриятларга 613,1 млн сум акча бүлеп бирү каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot