news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният кешеләрне рухи яктан баета, шатландыра, үз-үзләрен табарга ярдәм итә - Рөстәм Миңнеханов

ТР Мәдәният министрлыгының коллегия утырышында республика җитәкчелеге дә катнашты

 (Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Мәдәният министрлыгының 2014 елда башкарган эшләре нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәдәният министры урынбасары Григорий Ивлиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР парламенты рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, республиканың Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышын РФ Мәдәният министрлыгына рәхмәтләр әйтүдән башлады. “Болгар музей-тыюлыгының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе — Татарстанның гына түгел, ә Россиянең тулаем җиңүе. Монда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Тышкы эшләр министрлыгы, әлбәттә инде, безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улының өлеше зур”, - диде ул һәм узган ел гамәлдә булган программалар 2015 елда да эшләячәгенә вәгъдә бирде.

Зөя утрау-шәһәрлеген ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен бик күп эшләр башкарылуын, аның, бу исемлеккә кертелгәндә, Татарстан өчен бик мөһим булуын искәртте. Республика башкаласында да зур эшләр башкарылуын, Биләр һ.б. тарихи үзәкләрне төзекләндерүгә дәүләт ярдәме кирәклегенә басым ясады.

“Казан 2014 елда Төрки дөньяның башкаласы дип танылды һәм бу, шулай ук, − бик мөһим вакыйга. Без бөтен дөньяга үзебезнең потенциалыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирдек. Бигрәк тә Мәдәният министрлыгы, бу юнәлештә эш алып баручылар Россияне һәм тарихи-мәдәни байлыклар сакланып кала алган мәдәни берәмлекләр барлыгын танытты”, - диде РТ Президенты һәм бу эшләрдә федераль хакимиятнең өлеше зур булуын ассызыклады.

Ул, шулай ук, татарларның 30 проценты гына Татарстанда яшәвен, ә калган өлеше чит төбәкләрдә гомер кичерүен һәм республикадагы мәдәни чараларның алар өчен дә мөһимлеген ассызыклады. Мәдәният хезмәткәрләрен республика кысаларында гына фикер йөртмичә, чит өлкәләрдәге татарларга да игътибар бирергә кирәклеген әйтеп үтте.

“Татарстанның стратегик үсеше программасында, әлбәттә инде, мәдәнияткә кагылышлы бүлек тә булачак. Бу безне системалы эшләүгә өнди”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, ул музейлар эшчәнлегенә дә тукталып үтте һәм киләчәктә музейлар кеше йөри торган урын гына түгел, ә белем бирү үзәкләренә әйләнергә тиешлеген искәртте. “Киләчәк буынны тәрбияләүдә андый мәйданчыкларның роле бик зур булачак. Театр, музейларга укучылар йөртүне бер системага салып башкарырга кирәк”, - дигән фикерен җиткерде республика җитәкчесе. Музейларның күбесен мәктәпләр белән берләштереп, аларны популярлаштырырга кирәклеген белдерде. Аның фикеренчә, 2014 елда оештырылган әдәби кафе, әдәби ишегаллары, “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” кебек проектлар бик зур тәҗрибә бирә һәм халык өчен мөһим булып тора. Бу өлкәдә IT-технологияләрне куллану отышлы диде.

Рөстәм Миңнеханов, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре хакында сүз алып барганда, бу чараларны уздыруда йөкнең күбесе Мәдәният министрлыгына төшәчәген ассызыклады.

Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, ул аларны әзерләүгә зур игътибар бирергә өндәде һәм В.И. Суриков исемендәге Мәскәү Дәүләт академия сәнгать институтын үстерүдә федераль ярдәм кирәклеген искәртте. Әлегә бу үзәк төбәк ярдәме белән генә эш алып бара, әмма федераль ярдәм булган очракта, ул Татарстанда гына түгел, ә Идел буенда да кирәкле үзәккә әйләнер иде”, - диде Президент РФ мәдәният министры урынбасарына мөрәҗәгать итеп.

“Безнең ил, шул исәптән Татарстан да, − күп милләтле. Милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләрне җайга салу өлкәсендә безнең тәҗрибәбез бик зур һәм аны федераль органнарда эшләүче хезмәттәшләребез белән дә бүлешергә әзербез. Милләтара татулык теләсә нинди төбәкнең үсеш нигезен тәшкил итә. Без халыкларга яшәргә, эшләргә шартлар тудырырга тиеш. Республика өчен бу мәсьәләләр беренчел урында тора”, - дип белдерде Татарстан җитәкчесе һәм бу юнәлештә эшне федераль ММЧ аша башкарырга кирәклегенә басым ясады.

“Федераль ММЧдан күбрәк негатив әйберләрне күрсәтәләр. Безгә исә илнең бердәмлеген, аңа булган мәхәббәтне һәм ватанпәрвәрлегебезне күрсәтергә кирәк − бу бик зур бурыч! Кешеләр яхшылыкка ышанып яшәргә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. - Икътисад − икътисад белән, ә мәдәният исә кешеләрне рухи яктан баета, шатландыра, үз-үзләрен табарга ярдәм итә. Татарстанның уңышлары — безнең уртак җиңүләребез. Илдә бердәмлек, тотрыклылык саклау бик мөһим. Соңгы 5-10 ел эчендә бик зур алга китеш булды һәм без алга таба да үсәчәкбез әле!”  - ТР Президенты шундый фикердә.

news_right_1
news_right_2
news_bot