news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният хезмәткәрләренең акчасы ике тапкыр артса да, кадрлар җитми – А.Сибагатуллин

Министр фикеренчә, яшь кадрларны авылларга кайтару өчен, “подъемный” акча күләмен арттырырга кирәк.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, мәдәният учреждениеләренә яшь кадрлар җәлеп итү эше төп мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Питрәч районындагы күчмә утырышы вакытында әйтте.

“Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы, 2012 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга артса да, мәдәният өлкәсенә яшь кадрларны җәлеп итү мәсьәләсе һаман игътибар үзәгендә кала бирә. Агымдагы елның беренче яртыеллыгына мәдәният хезмәткәрләренең уртача эш хакы (1 сентябрьдән артуны исәпкә алмаганда) 19 873 сумны тәшкил итә”, - диде ул.

Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, бүген авыл клубы мөдире һәм китапханәчеләрнең 38,7 %ы югары белемле, 33,9 %ы урта һөнәри белемгә ия.
“Югары һәм урта һөнәри белемле яшь белгечләрнең “подъемный” акчасын күтәрү – район һәм авылга кайтып эшләргә теләүчеләрдә кызыксыну уятыр, шәп чара булыр иде. Без моңа өметләнәбез”, - диде министр.

Министр билгеләп үткәнчә, 2013 елдан бирле клуб хезмәткәрләре ел саен Мәдәният министрлыгы белән берлектә, Россия һәм чит илләргә барып белем күтәрә. Бу вакыт аралыгында 182 кеше Азәрбайҗан, Белгород, Владимир, Мәскәү өлкәләре, Карелия һәм Мордовия республикаларында булып кайткан.
“Мәдәният хезмәткәрләренә оештыру-методик ярдәм кулы сузу максатыннан, Республиканың традицион мәгълүмат үзәге ел саен 12ләп семинар уздыра”, – диде ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

Исегезгә төшерәбез, бүген Питрәч районында узган күчмә утырышта “Авыл җирлегендә мәдәният оешмалары челтәренең үсеше” турында сөйләштеләр.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100