news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният хезмәткәрләренә өстәмә түләү һәм тулай торак кирәк – методист

Сарман мәдәният бүлеге методисты яшь мәдәният белгечләрен авылга тартуда төп өч юлны аерып күрсәтте.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Сарман районы мәдәният йорты өлкән методисты Айгөл Галәветдинова авыл мәдәният йортларына яшь кадрлар җәлеп итү өчен берничә юлны аерып күрсәтте. Әлеге фикерләре белән ул кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты күчмә утырышында чыгыш ясады.

“Минем төп вазифаларымның берсе - райондагы 42 авылның мәдәният йорты хезмәткәрләренә вакытында методик ярдәм күрсәтү, оештыру эшләрендә булышлык итү, алар эшчәнлегенә кагылышлы объектив аналитиканы тиешле дәрәҗәдә һәм системалы итеп алып бару, – диде ул. – Район территориясе ягыннан кечкенә түгел. Кайбер авыллар белән район үзәге арасы 40 чакрымга җыела. Тиз эшләү, оперативлыкны таләп итә торган заманда, элеккеге еллардагыча, мәдәният хезмәткәрләрен гомуми киңәшмәгә айга бер тапкыр гына җыю үзен акламый. Әлбәттә, без бу проблеманы чишүнең заманча юлын авыл мәдәният йортларын Интернет челтәренә тоташтыруда күрәбез. Ни өчен дигәндә, мәсәлән, мин үзем атна саен билгеле бер сәгатьтә скайп аркылы киңәшмә уздырыр идем. Яисә кирәк вакытта скайп аркылы методик күрсәтмәләр дә бирер идем. Авыл мәдәният йорты өчен “Инстаграм”, “Фейсбук”, “Вконтакте”, “Телеграм” кебек социаль челтәрләргә кушылуны да бер калыпка салып, системалы итеп алып барыр идем. Мәдәният өлкәсенә караган яңа технологияләр, хокукый актларны, законнарны семинар форматында өйрәнеп, үзара фикер алышыр идек. Кызганыч, бүген Сарман районы авылларында бер генә клуб та Интернетка тоташмаган.

Методист фикеренчә, эшлим дип торган яшь белгечнең үз мөмкинлекләрен күрсәтәсе һәм файдаланасы килә. Әгәр профессиональ сәләтне күрсәтү өчен шартлар тудырылса, авыл мәдәният йортларына да яшь белгечләр кайтачак, дип исәпли ул.

Аның сүзләренчә, яшь белгеч эш урынында үзен кирәкле итеп тойсын, үз киләчәген сайлаган юнәлештә корсын өчен, аның эшләү мөмкинлекләрен һәм шартларын заманча оештыру кирәк.

“Икенче мәсьәлә - яшь белгечләрнең хезмәт хакларына махсус өстәмә түләү булдыру. Яшь укытучыларны мәктәпләргә китерү чарасы буларак, бу форма үзен аклады, дип уйлыйм. Биредә сүз яшь укытучыларга өч ел дәвмында хезмәт хакларына өстәмә кушылган акча турында бара. Ни өчен без бу мәьәләне күтәрәбез соң? Яңа гына уку йортын тәмамлаган белгеч, ким дигәндә, 18-20 мең сум түли торган урын эзли. Аларны төрле маркетинг өлкәләре үзенә тартып ала. Әгәр мәдәният өлкәсендә югары яки урта һөнәри белем алган яшь белгечнең хезмәт хакына өч ел дәвмында 3 мең сум өстәлеп барса, бу алар өчен стимул булыр һәм мәдәният учакларына яшьләр теләп килер иде, – ди Айгөл Галәветдинова.

Өченче мәсьәлә итеп, методист район мәдәният йортылары кытлык кичергән белгечләр турында сөйләде.

“Иң зур кытлык – хореографларга. Бүгенге көндә бу проблеманы һәр район мәдәният идарәсе ничек булдыра ала, шулай чишә. Ишетеп белүемчә, кайбер районнар әлеге белгечләрне китерү өчен коммуналь чыгымнарны каплый, фатир белән тәэмин итә, хезмәт хакына өстәмә түли.
Ситуациядән чыгу юлын болай эзләүчеләр дә бар. Кайбер районнар хореограф чакыртып, ел әйләнәсенә бер бию куйдырта. Без бу проблемадан чыгу юлын авыл җирлекләрендә, махсус программа кысаларында, яшь белгечләр өчен заманча төзелгән тулай торак булдыруда күрәбез. Әлеге йортларда авылда хезмәт куючы төрле өлкә белгечләре яши алыр иде”, – диде методист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100