news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният хезмәткәрләренә хезмәт хакларын арттырачаклар

Әлеге карар федераль дәүләт мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең 2017 елда планлаштырылган хезмәт хаклары күрсәткеченә ирешергә мөмкинлек бирә.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Федераль дәүләт мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакларын арттырачаклар. Карар Россия Хөкүмәте Рәисе имзасы белән Россия Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.

Әлеге карар федераль дәүләт мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең 2017 елда планлаштырылган хезмәт хаклары күрсәткеченә ирешергә мөмкинлек бирә.

Федераль дәүләт мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең 2017 елда планлаштырылган хезмәт хаклары күрсәткеченә ирешү буенча карар кабул ителде, дип билгеләп үтелгән документта.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot