Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәдәни учреждениеләрнең торышы уңай һәм тискәре булган районнар билгеле - исемлек
Айрат Сибагатуллин бу хакта Казан Кремлендә Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында белдерде.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 500 дән артык мәдәни-ял учреждениесенең торышы канәгатьләнерлек түгел. Бүген Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында бу мәсьәләдә алдынгы һәм артта калган районнарны санап үтте.
Ул авыл клублары төзү һәм капиталь төзекләндерү буенча республикада Президент программасы гамәлгә куелуны әйтте. Программа кысаларында һәм җирле бюджет хисабына 6 ел эчендә 658 клуб учреждениесе янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп үзгәртелгән. 2017 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 578 мәдәни-ял учреждениесе канәгатьләнерлек хәлдә түгел.
Айрат Сибагатуллин уңай мисалларны санап китте. Азнакай районында 47 бинаның - 2сендә, Минзәлә районында 43 бинаның - 3 сендә, Саба районында 56 бинаның - 3 сендә, Актанышта 69 бинаның - 5 сендә, Зәй районында 42 нең - 4 сендә, Биектау районында 38 бинаның 1 сендә генә капиталь ремонт кирәк. Калган биналар төзек хәлдә.

Министр хәлләр мөшкелрәк булган районнарга да тукталды. Бөгелмә районында 33 бинаның - 22се, Яшел Үзәндә 39 бинаның - 23 е, Нурлат районында 53 бинаның - 27 се, Чистай районында 42 бинаның - 22се, Югары Ослан районында 34 учреждениенең 14е таушалган хәлдә. “Республикада барлыгы 500 дән артык учреждение канәгатьләнерлек хәлдә түгел”, - дип, Айрат Сибагатуллин Татарстанда авыл клублары төзү һәм төзекләндерү программасын 2019-2020 елларда да дәвам иттерүне сорады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз