news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәни эшлеклеләр һәм музыкантлар быел республикада музыкаль шартлаулар юклыгын таныды

Казанда ТАТ CULT LAB / музыка ачык лекцияләре бара.

Казан, 21 декабрь, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). "Татар музыкасы киләчәге" темасына түгәрәк өстәл утырышы спикерлары музыкаль елның Татарстанда шактый тигез үтүен билгеләп үттеләр.

Утырышта катнашкан Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ТАТ CULT LAB проектын һәм "Сөембикә" операсын мәдәни ел вакыйгасы булырга мөмкин дип саный. Ул музыка өлкәсендә репертуар проблемасын билгеләп үтте. Экспериментлар белән шөгыльләнгәндә милли йөзебезне югалтмасак иде дигән теләген белдерде.

"Татар радиосы"ның баш мөхәррире Айваз Садыров поп-музыка өлкәсендә зур үзгәрешләр юклыгын, шактый тыныч ел булуын, музыкаль шартлаулар булмавын таныды.

Композитор Эльмир Низамов академик музыка өлкәсендә дә зур үзгәрешләрне санап үтә алмады. Ул татар композиторлар өчен "Европа-Азия" халыкара музыка фестивале үрнәгендә татар композиторлары өчен конкурс булдырырга тәкъдим итте.

Музыкага катнашы булмаган җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин татар музыкасының дөнья музыкасыннан биш-ун ел алдан артта калып баруын искәртеп үтте. Ул татар музыкасы өчен Youtube каналын активрак кулланырга чакырды.

Казанда ТАТ CULT LAB / музыка ачык лекцияләре бара.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100