news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәни чаралар кичектерелгәч дәүләт театрлары нәрсә белән шөгыльләнә – сораштыру

19 марттан 15 апрельгә кадәр республикада мәдәни чаралар кичектерелә.

Мәдәни чаралар кичектерелгәч дәүләт театрлары нәрсә белән шөгыльләнә – сораштыру
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан театрлары тамашачыга спектакльләр күрсәтми, әмма артистлар эшсез утырмый — театрларда репетицияләр дәвам итә. «Татар-информ» дәүләт театрларның бүгенге вазгыятьтәге эшчәнлеген белеште.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясенең 13.03.2020 елда имзалаган 19 нчы номерлы карары нигезендә, 2020 елның 19 мартыннан 15 апреленә кадәр мәдәни чаралар кичектерелә. Бүген театрлар тамашачы өчен ачык. Иртәгәдән спектакльләр һәм башка мәдәни чаралар туктатыла. Театр кассалары билетларны кабул итәләр, яки аны соңракка күчерү тәртипләрен әзерлиләр.

Камал театры хәзерге вакытта тамашачысына онлайн хезмәт күрсәтү тәртипләрен җайга сала. 6 апрельдән Камал театры сайтында спектакльләрне онлайн форматта һәм видеоязма рәвешендә күрсәтү сезоны башлана. 1 апрельдә онлайн-трансляция репертуары игълан ителәчәк һәм онлайн-спектакльләргә билетлар сатуга чыгачак. Моңа кадәр ойнлан-билет алган тамашачыларга якын арада спектакльләрнең онлайн-трансляциясе тәкъдим ителәчәк. Театрның kamalteatr.ru интернет-кибете дә эшли.

Театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов спектакльләрнең буш залга уйналу һәм кайберләренең видеоязмада күрсәтү мөмкинлекләрен әйтте.

27 мартта — Халыкара театр көнендә «Тантана» республика театр премиясен тапшыру тантанасы да онлайн күрсәтеләчәк. Ягъни, тамаша буш залда барачак.

Кариев театрының 4 — 5 апрель көннәрендә буласы Мәскәү гастрольләре май аена күчерелгән. Артистлары хәзерге вакытта Фәнәвил Галиевның «Корт» әсәрен сәхнәләштерү белән мәшгуль. Биредә 2 составта 14 артист катнаша. Спектакльне театрның баш режиссеры Ренат Әюпов куя. «Калган артистлар белән минем ассистентым белән „Хуҗа Насретдинның биш хатыны“ буенча диплом спектакле куя. Безнең барлык артистларыбыз эшле. Репетицияләр бер үк вакытта, бер үк урында түгел. Дезинфекция ясалып тора, салфеткалар алынган, без бик стериль шартларда эшлибез», — диде Ренат Әюпов.

Качалов театрында ике спектакльнең репетицияләре бара. «Театр, министр боерыгы буенча, тамашачыны гына кабул итми. Безнең эш тукталмый. Илья Славутский Жан Ануйның «Бал воров» әсәрен куя, Александр Славутский Горькийның «Васса Железнова”ны куя. Күргәзмә ачарга әзерләнәбез — без аны Василий Качаловның юбилеена әзерлибез. Иркенләп әзерләнергә вакытыбыз булачак», — диде театрның әдәби бүлек мөдире Диләрә Хөсәенова.

Буа театры артистлары Сербия театр фестиваленнән гран-при белән кайтып, карантинда утыра. Театрның сәнгать җитәкчесе үзе дистанцион идарәгә күчүе турында әйтте. «Безнең районнарда гастрольләр башланырга тиеш иде. барысы да соңракка күчерелде. Казан гастрольләре карантин беткәч 15 апрельдән башлана. Май аенда буласы халыкара театр фестивален дә сентябрьгә күчердек», — диде Раил Садриев.

Карантин чорында «Әкият» курчак театры артистлары репетицияләрдә булачак. «Планлаштырылган гастрольләр-фестивальләр күчерелде. Апрельдә Кемеровога җыена идек, бәлки майда буласылары да күчерелер. Хәзер иске спектакльләрне ремонтлыйбыз, яңаларын башлыйбыз. Рафаэль Таһиров «Маугли“ны куя мин дә ике спектакль буенча эшлим — әле артистларга игълан ителмәде. Карантинның бер файдалы ягы — җыелып килгән эшләрне эшләргә вакыт була. Алга таба онлайн күрсәтүләр өчен аппаратура турында да уйларга кирәктер», — диде театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

Режиссер Илгиз Зәйниев үзе Камал театрында да спектакль чыгара — премьера майга планлаштырылган.

Әлмәт театры сәхнәсе 1 апрельдән ремонтка ябылачак. Әлбәттә, бу вакытта театр районнарда спектакльләр күрсәтергә планлаштырган иде — алар кичектерелә. Хәзерге вакытта театрда өч спектакльнең репетицияләре бара. Режиссерлар Зиннур Сөләйманов, Алмаз Садриев һәм Ильяс Гәрәевлар спектакльләр чыгара. Апрельдән тагын бер репетиция планлаштырылган булган, әмма аны каярга тиешле әрмән режиссер Каро Баян әлегә килә алмый. «Без хәзер читкаларга утырырга җыенабыз — яңа әсәрләр укыячакбыз», — диде театрның әдәби бүлек мөдире Ләйләгөл Минаева.

Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов алдагы көннәрдә театрның гастрольләре һәм фестивальләр планлаштырылмаган булуын әйтте. «Хәзерге вакытта театрда дезинфекция эшләре бара. Бездә фестивальлек спектакльләр юк, шунлыктан барысын да туктаткан идем. Артистлар белән репетицияләргә утырачакбыз», — диде ул.

Казан Яшь тамашачы театры Рязаньнан гастрольләрдән кайтып өлгергән. Билдгеләнгән вакыт аралагында башка гастрольләр планлаштырылмаган булган. Театрда әлеге вакыт эчендә өч спектакльнең репетицияләре барачак. Аларны чакырылган режиссерлар — Александр Туманов белән Антон Федоров һәм театрның үз актеры Илнур Гарифуллин куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100