news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәчеттә бәйрәм намазы вакытында Төркия Президенты аңын югалтып егылган

Бу хәл намаз вакытында, Истанбул провинциясе Аташехир шәһәренең Мимара Синана мәчетендә килеп чыккан.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Рамазан ае төгәлләнү уңаеннан узган бәйрәм намазы вакытында Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган аңын югалткан. Бу хакта CNN Turk телеканалы хәбәр итә,дип яза "Российская газета".

Мәгълүматлар буенча, бу хәл иртәнге 5.15 сәгатьтә намаз вакытында, Истанбул провинциясе Аташехир шәһәренең Мимара Синана мәчетендә килеп чыга. Дәүләт башлыгы көтмәгәндә берничә минутка аңын югалта. Аңа урында ук ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә, ул аңына килә.

Эрдоганның аңын югалту сәбәбе, кандагы шикәр күләменең кинәт артып китүе, дип белдерелә. Хәзерге вакытта, Президентынң хәле тотрыклы, дип бәяләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot