news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәчетләребез һәрчак иманга дәшеп торсын

Мәчетләребез һәрчак иманга дәшеп торсын

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 14 октябрь көнне Татарстанның Сарман районы Карамалы авылында мәчет ачу тантанасы була. Әлеге шатлыклы мизгелләрдә авыл халкының шатлыгын Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин уртаклашачак.

Мәчет гыйбадәт кылу урыны гына түгел. Шуңа да бирегә үгет-нәсихәт тыңларга йөрүчеләр дә, рухи тынычлык эзләп килүчеләр дә байтак. Быел гына да республика күләмендә районнарда һәм авылларда иман йортлары шактый ачылды. Киләчәктә аларга сукмак суынмасын, мәчетләребез үз вазифаларын һәрчак үтәп торсын иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot