news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәчетләрдә татар теле курсларына язылучылар саны 300дән артып китте

Быел татар теле курслары 20 урында, шул исәптән республиканың 15 мөхтәсибәтендә узачак.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көнгә республика мәчетләрендә татар теле курсларына йөрергә теләүчеләрнең саны 300 кешедән артып китте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Быел татар теле курслары 20 урында, шул исәптән республиканың 15 мөхтәсибәтендә – Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Чистай, Ютазы мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк. Башкалада курсларны «Ризван», «Тынычлык», «Казан нуры», «Гаилә» мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институтында тыңларга мөмкин.

Дәресләрне атнага ике тапкыр уздыру планлаштырыла. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән. Аның дәвамлылыгы ярты елны тәшкил итәчәк  - 2019 елның 15 октябреннән 2020 елның 30 апреленә кадәр. Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк.

Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өстәмә мөмкинлек каралган.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдалану күздә тотыла.

Татар теле курслары бушлай. Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100