news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәчетләрдә татар теле курсларын тәмамлаучыларның биштән бере — башка милләт кешеләре

Быел татар теле курслары проектына Диния нәзарәте 15 миллион сум тотачак.

Мәчетләрдә татар теле курсларын тәмамлаучыларның биштән бере — башка милләт кешеләре
Солтан Исхаков

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мәчетләрендә татар теле курсларын барлыгы 1300 кеше тәмамлаган. Шуларның 40 проценты — катнаш гаилә, 20 проценты — башка милләт вәкилләре, 40 проценты татар милләте кешеләре. Бу хакта Россия Ислам университеты ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлануга багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Курслар 2018 елдан башлап уза. Барлыгы 1300 кеше тәмамлады. Әйтик, узган ел курсларга 500 кеше язылды, яртысы ахыргача укып чыкты. Йөрүчеләрнең 80 проценты — яшьләр. Татарстанда татар теле белән кызыксыну бар. Россиядә тел сәясәте четерекле мәсьәләгә әйләнде. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстанда татар теленә кызыксыну татарларда гына түгел дип әйтәсем килә. Бу бик яхшы күрсәткеч», — диде ул.

Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, әлеге курслар татар менталитетын формалаштыру өчен мөһим. «Узган ел барлыгы 10 укытучы җәлеп ителде. Татар теле укытучыларына кытлык юк. Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Татарстан мөхтәсибәтләре аша дәреслекләр таратылды. Барлыгы 15 миллион сум тотылачак», — ди ул.

«2020-2021 уку елында татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү буенча курслар Татарстанның 45 мөхтәсибәтен, шул исәптән, Казанның 45 мәчетен колачлаячак. Тел өйрәнү дәресләре Россия ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслекләр буенча үткәреләчәк. Хәзерге вакытта курслар узачак мәчетләрдә бүлмәләр барлык уку кирәк-яраклары, әсбаплар белән тәэмин ителде, техник чаралар белән җиһазландырылды», — ди ул.

Ректор сүзләренчә, укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән махсус дәреслегенең төзәтелгән һәм тулыландырылган басмасы файдаланылачак. Курсларга башлангыч сөйләм дәрәҗәсендә белем алырга ниятләгән барлык теләүчеләр чакырыла. Укыту бушлай.

«Шушы көннәрдә әлеге уку әсбабы камилләштерелеп, Федераль белем бирү стандартларына туры китереп, кыска вакытлы курсларда белем алучылар өчен махсус төзелеп, төсле иллюстрацияләр белән баетылып 2500 данә белән нәшер ителде», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100