news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәчетләр төзүгә караганда, белемле руханилар әзерләү мөһимрәк – мөфти Тәлгать Таҗетдин

Руханиларның якынча җитмеш проценты өлкән яшьтә, дип белдерде мөфти.

Мәчетләр төзүгә караганда, белемле руханилар әзерләү мөһимрәк – мөфти Тәлгать Таҗетдин
Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). “Россия мөселманнары бүген, мәчетләр төзелешенә караганда, белемле руханиларга мохтаҗлык кичерә”, – дип билгеләп үтте, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

“Руханилар әзерләү бүген мәчетләр төзүгә караганда мөһимрәк. Мәчетләр җитәрлек, теләгән һәркем төзелешкә үз өлешен кертә ала, бернинди киртә дә юк”, – дип белдерде мөфти, Уфада, Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты, иҗтимагый һәм дини оешмаларның әгъзалары белән узган очрашуда. Бу хакта Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәлгать Таҗетдин сүзләренчә, ислам дине белеме буенча стандартлар кабул ителгән, дәреслекләр белән эш алып барыла, “ләкин һаман да урта һәм югары белем бирү йортлары арасында үзара килешү юк”.

“Икенче сорау – руханиларның күпчелеге, якынча җитмеш проценты, өлкән яшьтә. Бу якын киләчәктә аларның җәмгыятьләре  имамнарсыз калырга мөмкин дигән сүз. Кадрлар бар, ләкин кайда алар? Кувейтта, Гарәп Әмирлекләрендә”, – дип белдерде мөфти.

Мөфтинең сүзләре буенча, алар күп еллар элек дини белем алыр өчен Россиядән киткән һәм ватаннары белән элемтәләрен югалткан кешеләр. "Яңадан тәрбияләү мөмкин түгел, алар безнең мәчетләргә килсәләр радикаль идеяләр алып киләчәк. Без булганны югалтабыз”, – дигән фикер җиткерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100