news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Мәчетләр каршындагы курсларда ислам хокукы – фикһ фәнен укыту проблемалары” дип аталган семинар-киңәшмә була

Ул «Казан нуры» мәчете каршында эшләп килгән “Шамил” мәдрәсәсендә уздырыла

 (Казан, 21 март, “Татар-информ”). Татарстан башкаласының «Казан нуры» мәчете каршында эшләп килгән “Шамил” мәдрәсәсендә (Ф.Әмирхан ур, 3.) 24 мартта иртәнге 9да “Мәчетләр каршындагы курсларда ислам хокукы – фикһ фәнен укыту проблемалары” дип аталган семинар-киңәшмә уздырыла. Биредә башта ачык дәресләр үткәрелә, аннары аерым чыгышлар ясала. Әлеге тәҗрибә уртаклашу чарасына башлангыч ислам гыйлеме бирүче мөгаллимнәр җыелачак. 

Моннан бер ел элек, республика күләмендә дини мәгариф өлкәсен үстерү максатыннан, “Мәчетләр каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы” расланды. Хәзерге вакытта әлеге программаны камилләштерү эшләре алып барыла.

Семинарны Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшләгән Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, оештыра, диелә нәзарәттән алынган мәгълүматта.
Мәгълүматлар өчен тел.: 8-917-273-98-07.

news_right_1
news_right_2
news_bot